Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова Яшел Үзән шәһәре Башкарма комитетының Кулланучылар базары бүлеге баш белгече Ләйсән Гыйләҗиева белән берлектә Яшел Үзән шәһәре Башкарма комитетында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләргә товарлар сатуда һәм хезмәт күрсәтүдә гамәлдәге закон нормаларын куллану буенча аңлатмалар бирелде, кулланучылар законнары нигезләре, дәгъвалар бирү тәртибе һәм аларны карау вакыты аңлатылды. Һәр конкрет ситуациядә гражданнарга аларның хокуклары Россия Федерациясенең "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законы нигезендә аңлатыла.
Барлык гражданнарга консультация ярдәме күрсәтелде, кулланучылар хокукларын яклау темасына мәгълүмати буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.