Мәктәп укучыларын Олимпиадага әзерләү турында

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече Гүзәл Гайнуллина Буа районының Старостуденец урта гомуми белем бирү мәктәбендә куллану законнары нигезләрен белү буенча укыту чарасы үткәрде. Мәктәпнең күп кенә өлкән сыйныф укучылары «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына Олимпиадада катнашучылар буларак теркәлгән. Белгеч укучыларга Олимпиаданы үткәрү шартлары һәм тәртибе турында тагын бер тапкыр искә төшерде. Өстәмә әзерлек укучыларга Олимпиада биремнәрен үтәргә мөмкинлек бирәчәк, ә иң мөһиме, алар алган белемнәрен киләчәктә практикада куллана алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International