Түбән Камада «эшлекле дүшәмбе»дә территориаль орган башлыгы чыгыш ясады

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы хакимиятенең агымдагы бурычлары һәм перспективалы планнары турында территориаль, республика һәм федераль хезмәтләр вәкилләре, хакимиятнең структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында атналык киңәшмәдә фикер алыштылар.

Эшлекле дүшәмбедә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов чыгыш ясады, агымдагы елның 8 ае эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде. 2023 елның сентябренә булган мәгълүматларга караганда, Түбән Кама районында алкоголь продукциясен ваклап сату белән 378 сәүдә объектында 38 предприятие шөгыльләнә, шуларның 327се Түбән Камада һәм Кама Аланында, 51е районда урнашкан.

- 2023 елның 8 аенда сату нәтиҗәләре буенча районда яшәүчеләрнең алкоголь продукциясен куллануның уртача күләме (сыраны исәпкә алмаганда) 9,5 литр тәшкил итте, - дип өстәде Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International