Янә Казахстан хәмере...

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Быелның 29 августында кичке рейд барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы эшчәнлек бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә хосусый эшмәкәр Мамедовның “Газах” кафесында Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукцияне законсыз сату очрагын ачыклады. Әлеге кафеда хәмернең товарны озату документларыннан һәм ваклап сату хокукына лицензиядән башка гына сатылуы билгеләнде. Шул сәбәпле 16,3 литр күләмендә алкоголь сатудан алынды. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ тикшерү эше алып барыла.

2013 елның 30 августында бу юлы инде Баулы районы буенча ОБЭП хезмәткәрләре белән берлектә Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция төягән “Газель” автомобиле тоткарланды. Әлеге продукциянең Казахстанда яшәүче ханым Ж.С.Асанованыкы икәнлеге билгеле булды. Хәмер тутырылган 250 тартма тартып алынды. Административ тикшерү эше алып барыла.

Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукциянең узган ел азагында сатуда пәйда булганлыгын искә төшерик. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарында (Азнакай, Баулы, Ютазы) нәкъ менә шул чагында беренче тапкыр очсыз бәядән: аракыны – 100 дән 150 сумга кадәр, коньякны – 200 сумнан алып (аракының күпләп сату бәясе – 60 сумнан алып, коньякныкы – 120 сумнан алып) сату очракларын ачыклады.

 Контрольлек-инспекция чаралары барышында мондый продукциянең “Газель” тибындагы машиналарда федераль трассаларны читләтеп, Оренбург өлкәсе һәм Башкортстан Республикасының урау юллары аша кечкенә генә партияләр белән кертелүе һәм машинадан гына, таксистлар аша, юл читендәге вак-төяк җәмәгать туклануы объектларында сатылуы билгеләнде.

Казахстаннан китерелә торган алкогольле продукциянең республикабыз территориясендә легаль булмаган төстә сатылуы – бер хәл. Экспертиза нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ялган продукция да әле бу: коньяк дигән булып буяу һәм хуш исле матдәләр кушылган су-спирт эремәсе саталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International