26 сентябрьдә Казан шәһәре Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитетында гражданнарны кабул иттеләр. Катнашучыларның сорауларына комитет рәисе Руслан Фазылянов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова җавап бирде. Башкала халкы кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәшләште һәм куллану базары турында яңа мәгълүмат белән танышты.
Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу кирәклеге турында сөйләделәр.
Сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, атап әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сату һәм аларны төрле ситуацияләрдә хәл итү юллары турында фикер алыштылар. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе законының 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы нигезләмәләренә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә туры китереп аңлатмалар бирелде.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге закон нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.