Массакүләм мәгълүмат чаралары белән брифинг

2013 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Чаллыда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән брифинг уздырылды. Чарада журналистлар алкогольле продукциянең әйләнеше һәм аны сату өлкәсендә гамәлдәге законга кертелгән үзгәрешләр белән таныштырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Тавис кызы Вафина һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Прилукова Роза Галимҗан кызы брифингның төп кунакларына әйләнде. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре кунаклардан үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы  җаваплар ишетте.

Брифингта катнашучыларны куллану күләме ягыннан спиртлы эчемлекләрне сатуны тыю буенча яңа законның килеп туган хәлләрне үзгәртү-үзгәртмәве кызыксындырды. Гөлшат Вафина, моңа җавап йөзеннән, XIX гасырны үрнәк итеп китерде:

– Россиядә  спиртны җан башына нибары 0,82 грамм күләмендә эчкәннәр, – дип башлады ул сүзен, – хәзер россиялеләр елына  чама белән 9,1 литр эчәләр. Узган елда җан башына 10,2 литр туры килгән иде. Җәйге чорда нәкъ менә сыра продукциясен билгеләнмәгән вакытта сату ягыннан закон бозу очраклары артты, – дип дәвам итте сүзен Гөлшат Вафина. – Закон кабул ителеп, 22.00 сәгатьтән соң алкогольне ваклап сатуны тыйган, әмма аны кафеларда, бар, рестораннарда сату мөмкинлеген калдырган Законның кабул ителүен бигүк өнәп җиткермим. Ярым-йорты чаралар күрелүгә каршы мин...

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы балигъ булмаганнарга хәмер сатучыларга күз-колак булып торуын дәвам итә, – дип билгеләп үтте Гөлшат Вафина, – хәзер мондый бозулар бик сирәк очрый – сатучылар зур күләмдә штраф чәпәүләреннән курка. Шул ук вакытта кафе һәм рестораннарда закон санга сугылмый: алар клиентларыннан документларын күрсәтүне сорамый бит.

Чара ахырында Роза Галимҗановна кулланучыларга теләсә кайсы дәүләт органының, шулай ук Дәүләт алкоголь инспекциясенең гражданнар мөрәҗәгатьләрен 30 көн эчендә тикшереп, язмача җавап бирергә тиешлеген искә төшерде. Федераль закон нигезендә, аноним мөрәҗәгатьләр карап тикшерелми, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International