Кемнәргәдер ябылу яный

2013 елның 10 сентябре, сишәмбе

“Росалкогольрегулирование” спиртлы эчемлекләрне ваклап сату белән шөгыльләнүче кайбер интернет-сайтлар ресурсларын ябуны гамәлгә кертергә ниятли. Моның өчен ул бер ай эчендә кирәкле барлык төзәтмәләр әзерләргә вәгъдә итә.

Интернетта алкогольле продукцияне ваклап сату буенча тәкъдимнәр артканнан-арта, диелә  “Росалкогольрегулирование”нең норматив-хокукый актларның бердәм порталындагы хәбәрендә. Шул ук вакытта ведомствода тануларынча, әлеге эшчәнлекне ачыклау һәм аңа киртә куюда билгеле бер техник кыенлыклар бар. Бу проблеманы алкогольле продукция җитештерүне, әйләнешен дәүләт җайга салу  турында законга һәм мәгълүмат турында законның 15.1 статьясына төзәтмәләр кертү юлы белән хәл итү күздә тотыла. Соңгысында тыелган мәгълүматлар урын алган ресурсларны ябу мөмкинлеге каралган.

Россиядә алкогольне Интернет челтәре аша сату 2007 елда товарларны читтән торып сату (дистанционный способ продажи) кагыйдәләре кертелгәннән соң тыелды. Алкоголь җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче компанияләр бу тыюны бәхәсле дип игълан итәргә маташсалар да, Югары суд Интернет челтәре аша спиртлы эчемлекләр сату буенча чикләүләрне законлы дип таныды. Шул чагында алкоголь базарында әш-мәш килүчеләр, формаль яктан кагыйдәләрне бозмыйча, Интернет аша алкогольне сатуның кырыкмаса-кырык төрле хәйләсен уйлап тапты. Шундый хәйләләрнең берсе – хәмерне арендага бирү. Барысы да гап-гади: клиентка алкоголь китерәләр, аренда түләве һәм залог  (имеш, вакытында кайтарып бирелмәсә, алкогольнең бәясен каплый) алалар да китәләр.

Алкоголь сатуның киң таралган тагын бер хәйләсе – хәмерле бүләкләр ясау. Исерткеч эчемлекләр буенча махсуслашкан интернет-кибетләрнең күбесе клиентларына хәмерне сату түгел, ә, янәсе, бүләк итүләре турында хәбәр итәләр. Мондый очракларда  кибеттән сатып алынган зажигалка яки нинди дә булса сувенирга өстәп, бүләк сыйфатында бер-ике шешә аракы (клиент үзе сайлый) бирәләр. Заказчыга товар һәм бүләк өенә китереп бирелә. Шунысын да әйтергә кирәк: Интернет-бутиклар аша асылда элита алкоголе сатыла, һәм мондый кибетләрдә хәмер сату әйләнеше – ваклап сатудагы белән чагыштырганда диңгезгә тамган бер тамчы кебек кенә.

Шуңа күрә кайбер экспертлар “Росалкогольрегулирование” әзерли торган төзәтмәләрнең әлләни зур зарурилыгын күрми. “Интернет аша сатылуы аркасында түгел, алкогольнең ваклап сатудагы күплеге һәм очсызлыгы аркасында эчкечелеккә сабышалар, –  ди Халыкара кулланучылар җәмгыятьләре конфедерациясе идарәсе рәисе Дмитрий Янин. – Бу хәлләрне үзгәртү йөзеннән соңгы өч ел эчендә күп эшләнде, хәзер инде алга барырга:  спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүдә вакыт чикләүләрен киңәйтергә, акцизларны тагын да арттырырга кирәк”.

Дәүләт Думасының Икътисад сәясәте комитеты рәисе урынбасары Виктор Звагельский инициативаны хупласа да, кагыйдәләрне тормышта куллануда проблемалар килеп чыгу ихтималын искәртә. Электрон коммерция буенча РАЭК комиссиясе координаторы Глеб Шуклин исә, алкоголь сату белән шөгыльләнүче сайтлардагы мәгълүмат Россия территориясендә тарату өчен тыелган мәгълүмат булып тормый, дигән фикерен җиткерә. Шуңа күрә, аның уйлавынча, мондый ресурсларны тыелган ресурслар реестрына кертү турында закон проектын эшләү максатка ярашлы түгел һәм ул мәгълүматны саклау турында законның 15.1 статьясы мәгънәсенә каршы килә.

Интернет аша спиртлы эчемлекләр сатуга тыюны бозмас өчен алкогольне бүләк итү һәм арендага бирү кебек тозсыз әйберләр уйлап табалар да инде, ди ул, ачынып.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International