Күн авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

2023 елның 04 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Күн авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан читкә ччыкмыйча гына хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Кабул итүгә килгән кешеләрне сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы тәмамланганнан соң да товарларны кайтару сроклары, икмәк-булка һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, кире кайтарылырга яки алмаштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар һ. б. мәсьәләләр кызыксындырды.

Чара барышында «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

Шулай ук күчмә чара кысаларында әлеге торак пунктта эшләүче авылның муниципаль хезмәткәрләре өчен дә семинар үткәрелде.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге закон нигезендә аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International