Чепчуг авыл җирлегендә кулланучылар белемен арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрү турында

2023 елның 6 октябре, җомга

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Чепчуг авыл җирлегендә яшәүчеләрнең куллану белемен арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде.

Чара кысаларында товарлар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән расланырга, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу зарурлыгы турында да сүз барды.

Халыкның сыйфатсыз товарлар сатып алу, хезмәт күрсәтүдә кимчелекләрне ачыклау белән бәйле сорауларына җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучының товарларның кимчелекләренә карата таләпләр кую срокларын, тиешле сыйфатлы товарны алыштыру тәртибен һәм башка күп нәрсәләрне аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International