2023 ел Россия Федерациясе Президенты Указы белән, әлеге һөнәрнең аерым статусы турында искә төшерү өчен, педагог һәм остазлар елы дип игълан ителде.
2023 елның 06 октябрендә Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләрен хезмәткә әзерләү буенча дәресләр үткәрү кысаларында кешеләрнең хәтерендә гомер буе тирән эз калдырганнарга аерым игътибар бирү максатыннан чара оештырылды.
Башта тема таррак булган «Безнең искиткеч сыйныф җитәкчесе» дигән тема сайланган иде, әмма, хезмәткәрләр эссе язу барышында теманы киңәйтергә һәм яраткан педагоглары (беренче укытучы, сыйныф җитәкчесе, укытучы һ.б.) турында язарга карар кабул иттеләр.
Һәрбер эссе үзенчә кызыклы, аларның эчтәлеге буенча кешенең тормышында нәрсә мөһим икәне аңлашыла. Иң мөһиме, ярату, кадерләү, шәхес буларак тормышка ашу мөмкинлеге бирү.
Укытучыларыбызга аларның укучылары, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре, аларны рәхмәт белән искә алулары, алган белемнәрен һәм тормыш кыйммәтләрен һөнәри эшчәнлекләрендә кулланулары шатлык китерер дип уйлыйбыз.
Территориаль орган башлыгы Гөлшат Вафина территориаль орган остазларының яхшы эшен дә билгеләп үтте, алар үзләренең белемнәре һәм осталыкларын яшь белгечләр белән уртаклашалар, аларга яңа эшчәнлек өлкәсенә җайлашырга һәм дәүләт органында хезмәт итүләрен уңышлы дәвам итәргә ярдәм итәләр.
2023 елның 05 октябрендә «Педагогка «рәхмәт» әйтер вакыт» дип аталган Бөтенроссия акциясе старт алды.
Һәркемнең үзе турында сөйләргә яки балачак укытучысы турында сөйләргә мөмкинлеге бар. Баланы аның тормышының иң мөһим мизгелләрендә озата баручылар турында хикәяләр язарга мөмкин. Укытучыгызга яки остазыгызга «рәхмәт» әйтергә өлгерегез!