Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Четырчын авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты катнашында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан гражданнарны күчмә кабул итү һәм җирле үзидарә органы белгечләре өчен семинар-уку уздырды.
Кабул итү барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законының кайбер нигезләмәләре, ваклап сату – алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре аңлатылды. Моннан тыш, техник яктан катлаулы товарлар исемлеге һәм алмаштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге карала.
Семинар-уку барышында авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләренә РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законын аңлату белән беррәттән язмача дәгъваны төзү һәм аны җаваплы якка юнәлтү тәртибе аңлатылды. Моннан тыш, кулланучылар мөрәҗәгате буенча сыйфатсыз товарлар (эшләр, хезмәтләр), шулай ук тормыш, сәламәтлек, кулланучылар милке һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булган товарлар (эшләр, хезмәтләр) ачыкланган очракта, җирле үзидарә органнары бу хакта товарларның (эшләрнең, хезмәтләрнең) сыйфатын һәм куркынычсызлыгын контрольдә тотучы органнарга кичекмәстән хәбәр итәргә тиешлеген искәрттеләр.