2023 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Арча муниципаль районы Шүрәбаш авылы халкы белән очрашу үткәрде.
Гражданнарны күбрәк көнкүреш техникасы һәм кием сатып алуга кагылышлы сораулар кызыксындырды. Очрашуда катнашучыларга товар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, төрле конфликтлы ситуацияләрдә үзләрен ничек якларга хокуклы икәнлекләре турында сөйләделәр. Халыкның куллану белемен киңәйтү өчен барысына да мәгълүмати брошюралар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.