2023 елның 13-15 октябрендә Бөтендөнья буйлап «Татарча диктант» акциясе узды. Акция бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Быел бу акция сигезенче тапкыр үткәрелә. Бүгенге көндә «Татарча диктант» – Татарстан Республикасында, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерүгә ярдәм итүче акцияләрнең берсе.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гүзәл Гайнуллина «Буа урта гомуми белем бирү мәктәбендә» «Татарча диктант» акциясендә катнашты. Чара барышында белгеч диктант язып кына калмады, катнашучыларны «Кулланучылар хокукларын яклаутурында»гы РФ Законының төп нигезләмәләре белән дә таныштырды. Уңайлы формада һәм мисаллар китереп, товарлар сатып алганда һәм хезмәт күрсәтүгә заказ биргәндә «куркынычсызлык кагыйдәләре» турында сөйләде.