2023 елның 18 октябрендә Әтнә районы Күлле-Кими авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Кабул итүгә килгән кешеләрне сатып алынган товарларның сыйфаты, гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы тәмамланганнан соң да товарларны кире кайтару вакыты, икмәк-булка эшләнмәләренә һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, кире кайтарылырга яки алмаштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар турында сораулар кызыксындырды. Барлык сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә аңлатмалар бирелде. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.