Казанда «Рубин» (Казан шәһәре) - «ЦСК» (Мәскәү шәһәре) Премьер – лига командалары арасында футбол буенча Россия Чемпионаты матчы узган көнне алкогольне ваклап сатуны чикләячәкләр. Карар иминлекне тәэмин итү максатларында кабул ителде, дип хәбәр ителә Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карардан.
Алкогольне ваклап сатуны тыю, аны гомуми туклану йортларында сатудан тыш, бары тик бер көнгә — 21 октябрьгә кертелә. Ул «Ак Барс Арена» тирәсендәге территориядә, шулай ук Астрономия, Бауман, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Профсоюз, Университет, Чернышевский урамнарындагы сәүдә объектларында кертелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 21 октябрьдә алкогольне ваклап сатуга рөхсәт ителмәгән территорияләрнең түбәндәге чикләре билгеләнде: Әмирхан проспекты буенча, Сибгат Хәким урамыннан Чистай урамына кадәр, Чистай урамы буенча Адоратский урамына кадәр, Адоратский урамы буенча Лаврентьев урамына кадәр, Лаврентьев урамы буенча ишегалды территорияләре буйлап Гаврилов урамына кадәр, аннан өченче транспорт дамбасының әйләнмә күпере чиге буенча Троицкий урман урамына кадәр, ә аннары Казанканың су акваториясе кырыеннан Әмирхан проспектына кадәр.
Күрсәтелгән территорияләрдәге барлык сәүдә объектлары, гомуми туклану учреждениеләреннән тыш, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарының үтәлеше турында хәбәрнамәләр алды.
Карарның үтәлешен контрольдә тоту, килешү буенча, этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты буенча дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясенә һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына йөкләнә.