Законны бозган өчен каты җәза каралган

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Азнакай шәһәренең «Маяк» газетасы редакциясендә контроль органнары вәкилләре белән бүгенге көннең актуаль темасы – контрафакт алкоголь сатуга каршы көрәшкә багышланган чираттагы түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәл эшендә район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Руслан Дәүләтшин, Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлеге башлыгы Марсель Шәрәфиев, ЮХИДИнең район бүлеге башлыгы Ренат Гайнетдинов һәм башкалар катнашты.

Азнакай районында алкогольле продукцияне законсыз сатуны ачыклау һәм туктату буенча комиссия максатчан эшли, сәүдә нокталары буенча даими рейдлар оештырыла, халыктан килгән сигналлар һәм шикаятьләр өйрәнелә, тиешле чаралар күрелә.

Ел башыннан Комиссиянең эшче төркеме сәүдә нокталарына һәм гараж җәмгыятьләренә 400дән артык рейд ясады, алар барышында спиртлы эчемлекләрне законсыз сату фактлары ачыкланды, 12 административ беркетмә төзелде, гаеплеләр җәзага тартылды.

Лицензия булмаганда физик затлар өчен 30-50 мең сум күләмендә штраф каралган, шәхси эшмәкәрләр өчен 100-200 мең сум күләмендә штраф каралган. Алкогольле продукцияне законсыз сату белән бәйле ике җинаять эше кузгатылган. Легаль булмаган аракы җитештерү, аны саклау, сату өчен зур штрафлар, 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш рәвешендә җәза яки ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International