Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитештерү алдынгыларына, сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләренә, иҗади һәм фәнни-техник интеллигенциянең иң яхшы вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Рәсми бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең спирт, алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хисаплылыкны контрольдә тоту бүлеге башлыгы Борис Сабун «Татарстан Республикасының Атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» исеменә лаек булды.
Бүген 51 татарстанлы Дәүләт Советы Рәисе кулыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен алды.
Фәрит Мөхәммәтшин, бүләкләнүчеләрне Татарстан Рәисе, Дәүләт Советы депутатлары, республика Хөкүмәте исеменнән котлап, күренекле татарстанлыларны хөрмәтләү республикада яхшы традициягә әверелүен билгеләп үтте. «Биредә үз хезмәт коллективында төрле тармаклар һәм һөнәрләр хезмәткәрләре, инженерлар һәм производство җитәкчеләре, фән эшлеклеләре һәм табиблар, артистлар һәм хезмәт ветераннары җыелды, алар туган республиканың тотрыклы социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертәләр, - диде ул. – Сез - безнең горурлыгыбыз, башкалар өчен үрнәк. Күп яктан сезнең фидакарь хезмәтегез ярдәмендә республика замана авырлыкларын ышанычлы җиңеп чыга.»
Чара ахырында Дәүләт Советы Рәисе бүләкләнүчеләргә Татарстан файдасына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да сәламәтлек һәм иминлек теләде.