Татарстан Республикасы Кулланучылар иминлеге рейтингында икенче урында

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

Россия кулланучылар берләшмәсе 2021-2022 елларда кулланучылар мәнфәгатьләре өлкәсендә махсус тикшеренү нәтиҗәләре буенча кулланучылар яклавы дәрәҗәсе буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингы нәтиҗәләрен бастырды (Рейтинг – 2023).

1 урын - Башкортстан Республикасы;

2 урын -  Татарстан Республикасы;

3 урын - Ростов өлкәсе.

Россия Федерациясе субъектларының Кулланучылар иминлеге дәрәҗәсе буенча рейтингы безнең илдә кулланучылар хокуклары һәм мәнфәгатьләре өлкәсендә бердәнбер тикшеренү, ул ике елга бер тапкыр иҗтимагый оешма Россия кулланучылар берләшмәсе тарафыннан үткәрелә һәм бастырыла.

Рейтингның максаты кулланучылар хокукларын яклауның милли системасының нәтиҗәлелеген аның төбәк дәрәҗәсендә һәм гомумән, куллану сәясәтен гамәлгә ашыру механизмы һәм гражданнарның куллану мәнфәгатьләрен яклау буенча практик гамәлләр буларак җәмәгатьчелек бәяләвен тәкъдим итү.

Кулланучылар хокукларын яклауның төбәк системасының төп бурычы субъектта һәр кулланучының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен үтәү һәм гомуми Кулланучылар иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле шартлар булдыру.

Кулланучылар хокукларын яклауның төбәк системалары эшчәнлегенең иң яхшы практикалары Башкортостан Республикасында, Татарстан Республикасында, Ростов өлкәсендә, Свердловск өлкәсендә, Ханты-Манси Юрге автоном округында, Саратов өлкәсендә, Чуваш Республикасында, Белгород өлкәсендә күзәтелә.

Беренче тапкыр кулланучылар хокукларын яклау системасының нәтиҗәлелегенә җәмәгатьчелек бәясе 2010 елда бирелде, ул вакытта Россия кулланучылар берләшмәсе махсус тикшеренүләр үткәрде, Кулланучылар иминлеге дәрәҗәсе буенча Россия Федерациясе субъектларының беренче рейтингын төзеде.

Тэги: рейтинг
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International