1995 елның 3 ноябреннән яңа башкарма хакимият органы составы үз эшчәнлеген башлый. Ул вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе коллективы 65 кешедән торган һәм 10 структур бүлекчәгә ия булган. Инспекциянең беренче начальнигы Казаков Алексей Николаевич була.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе коллективы оешуга 28 ел тулуны билгеләп үтәбез.
Хөрмәтле ветераннар, кадерле хезмәттәшләр!
Сезнең ярдәм белән ике юнәлештә максатчан эш алып барыла: алкоголь продукциясе җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә контрольне тәэмин итү белән бергә, инспекция коллективы куллану базары мәсьәләләрен дә уңышлы хәл итә.
Бәйрәм уңаеннан сезгә нык сәламәтлек, гаиләдә иминлек һәм яңа һөнәри биеклекләргә ирешүегезне телим!
Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.