Бөтендөнья Сыйфат атналыгы башланды

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

6 ноябрьдә Бөтендөнья сыйфат атналыгы старт алды. Бөтендөнья сыйфат көне 1989 елда расланган. Алты елдан соң ЕОК (Европа сыйфат оешмасы) ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесенә туры килгән атнаны Европа сыйфат атналыгы (European Quality Week) дип игълан итте.

Россиядә сыйфат көне 2016 елда билгеләп үтелә башлады. 2023 елда безнең илдә Бөтендөнья сыйфат атналыгы «Россия - сыйфат билгесе булган ил» девизы астында узачак һәм 6-12 ноябрьгә туры килә.

Сыйфат көнендә - 9 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе белгечләре белән берлектә «ТатарИнформ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе үткәрәчәк.

Сәгать 14тә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә сырлар буенча кулланучылар дегустациясе узачак.

Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре үз тормышлары һәм социаль мохит сыйфатына җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру, Россия сыйфат системасын популярлаштыру максатыннан хуҗалык итүче субъектлар һәм кулланучылар белән чаралар комплексы үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International