2023 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче муниципаль районының Олы Мәтәскә авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр.
Халыкны кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы мәсьәләләр борчый. Барлык сорауларга да катнашучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар нигезендә җаваплар алдылар.
Чара барышында барлык катнашучыларга «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары, файдалы мәгълүмат туплаган товарлар һәм хезмәтләр турында төрле брошюралар һәм буклетлар таратылды.