Бөтендөнья сыйфат көне - ел саен дөньяның күп кенә илләрендә ноябрьнең һәр икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә торган чара.
Бу көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан ведомство карамагындагы районнарда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча төрле чаралар үткәрелде.
Чистайда шәхси эшмәкәр И. Ф. Р. «Аяк киеме» кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды.
Нурлат шәһәренең күпфункцияле үзәкләрендә һәм Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә консультация өстәлләре оештырылган иде.
Нурлат районының Степноозерский авыл җирлегендә күчмә чара барышында гражданнарга консультацияләр бирү һәм ОМС белгечләре өчен укыту семинары үткәрелде.
Әлки районында муниципаль район башкарма комитеты белгечләре өчен укыту семинары үткәрелде.
Спас районы Болгар шәһәрендә көнкүреш техникасы кибетендә консультация өстәле барышында продукциянең сыйфаты мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Әлеге чараларның максаты - продукциянең һәм хезмәтләрнең югары сыйфатын арттыру, шулай ук сыйфат проблемаларына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыру.
Укыту чаралары халыкның хокукый белемнәрен арттырырга мөмкинлек бирә һәм киләчәктә кулланучыларның законнарда билгеләнгән хокукларын нәтиҗәле яклау өчен шартлар тудыра.
Чаралар вакытында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.