«Россия Конституциясенә 30 ел - үзеңне тикшереп кара!» дип аталган Бөтенроссия онлайн-конкурсы уза

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре «Россия Конституциясенә 30 ел - үзеңне тикшереп кара!» дип аталган онлайн-бәйгедә үз көчләрен сынады. Онлайн тест 10 сораудан тора. Аны үтү өчен 10 минут вакыт бирелә.

Бәйгедә 18 яшькә җиткән Россия Федерациясенең теләсә кайсы гражданы катнаша ала. Тестны үткән һәр катнашучы электрон сертификат алачак.

Исегезгә төшерәбез, быел илнең төп законы — РФ Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тула. Һәр граждан конституцион төзелешнең нигезләрен белергә тиеш: ни өчен парламент кирәк, хөкүмәт ничек формалаша һәм президент нәрсә эшли.

25 ноябрьгә кадәр https://constitution.er.ru.сайтта үз белемнәреңне тикшереп, тест узарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International