Онлайн зачет узыгыз һәм финанс белеме дәрәҗәсен бәяләгез

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Финанс белеме дәрәҗәсен бәяләү максатыннан Россия Банкы һәм Стратегик инициативалар Агентлыгы 1 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр финанс белеме буенча VI бөтенроссия онлайн-зачет үткәрә. Һәр катнашучы өчен тиешле катлаулылык дәрәҗәсе каралган: база дәрәҗәсендә яки алга киткән катнашучы. Онлайн зачетны индивидуаль рәвештә яки бөтен гаилә белән finzachet.ru сайтында үтәргә мөмкин.

Традиция буенча республика онлайн-зачетта катнашучылар саны буенча лидер төбәкләр рәтенә керә, 2022 елда гына да анда 73 меңнән артык татарстанлы катнашкан. Проектның өстенлеге - аның мәгърифәтчелек юнәлеше һәр катнашучыга финанс карарларын дөрес кабул итү һәм мошенниклардан саклану турында шәхси киңәшләр бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International