Столбищенск авыл җирлегендә халыкны күчмә кабул итү үткәрделәр

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Лаеш муниципаль районының Стобищенск авыл җирлегендә гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.

Чарада катнашучылар сатып алынган товарларның сыйфаты белән бәйле сорауларга, гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы тәмамланганнан соң да товарларны кире кайтару вакыты, икмәк-булка һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре, кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар, вакыт чикләүләре, алкогольле продукцияне сату өлкәсенә караган сорауларга җаваплар алдылар.

Барлык сорауларга да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә аңлатмалар бирелде.

Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан читкә чыкмыйча гына хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Авыл җирлеге хезмәткәрләре, авыл халкы әлеге чараны оештырган һәм үткәргән өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International