Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында бүген ТР СПИД үзәге табиблары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре өчен профилактик чара үткәрделәр.
Табиб-эпидемиолог Айгөл Миңнегалиева ВИЧ-инфекциясенең таралу юллары һәм профилактика чаралары турында сөйләде.
Теләге булган һәркем аноним рәвештә ВИЧ-тест үтә алды.
Бүген 32 кеше үзенең ВИЧ-статусын белде һәм табиб-эпидемиолог Камилла Юзеева тарафыннан консультация алды.