Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының Олы Мингәр авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров алып барды. Чарада авыл халкы һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты.
Халыкны кулланучылар хокукларын яклау буенча төрле мәсьәләләр борчый. Барлык сорауларга да гражданнар төпле җаваплар алды.
Чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати белешмәлекләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы тапшырылды.