Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Луганск Халык Республикасы делегациясен кабул иттеләр.
ЛНР халык Советының бюджет, салымнар һәм милек комитеты рәисе Алексей Белецкийны һәм Луганскның «Луга-Нова» ликер-аракы заводының икътисад һәм финанслар буенча җитәкчесе урынбасары Виктор Степурны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде.
Бүлек башлыклары катнашындагы киңәшмә кысаларында, инспекция эшчәнлеге турында сөйләделәр, кунаклар алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге мәсьәләләр белән кызыксындылар.