Биектау муниципаль районында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча анкеталаштыру үткәрделәр

2023 елның 24 ноябре, җомга

Коррупция иҗтимагый процессларга тискәре йогынты ясый, инвестиция климатының начарлануына, ярлылыкның таралуына, халыкның әхлагы кимүенә ярдәм итә, милли иминлеккә һәм илнең нәтиҗәле социаль-икътисади үсешенә куркыныч тудыра.

Коррупциянең күп төрләре бар: ришвәт алу, җәмәгать куллану өчен билгеләнгән товарларны һәм хезмәтләрне законсыз үзләштерү, туганчылык  (эшкә кабул иткәндә гаилә әгъзаларына өстенлек бирелә), шәхси файда алу максатында законнар һәм кагыйдәләр төзегәндә йогынты ясау – болар барысы да хокук бозулар һәм вазифа җинаятьләренең киң таралган мисаллары.

Коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәш аның чын халәтен, механизмнарын, барлыкка килү һәм яшәү шартларының конкрет сәбәпләрен һәм шартларын белмичә мөмкин түгел.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасында коррупциягә каршы торуга юнәлдерелгән чаралар кысаларында сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре арасында анкеталаштыру үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International