2023 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы полиция бүлеге бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашты.
Очрашу барышында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү, чаралар үткәрү һәм административ материалларны рәсмиләштерү тәртибе мәсьәләләре каралды. Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының аерым статьялары, конкрет мисалларда хокук бозуларны квалификацияләү җентекләп каралды.
Полиция бүлеге хезмәткәрләреннән күп кенә сораулар килде, аларга аңлатмалар бирелде.
Биектау районы полиция бүлеге белән мәгълүмати хезмәттәшлек җайга салынган: алкогольне законсыз сату фактлары һәм урыннары турында килгән барлык мәгълүмат оператив чаралар үткәрү өчен вакытында җибәрелә.