Инвалидлар декадасы кысаларында очрашу узды

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

3 декабрь көнне - бөтен дөньяда физик мөмкинлекләре чикле булган барлык кешеләрне берләштерә торган Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.

Бу көн БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1992 елда билгеләнгән. Шул ук вакытта оешма инвалидларны иҗтимагый тормышка интеграцияләүгә ярдәм итү өчен дәүләтләрне төрле чаралар үткәрергә чакырды. Бу - иң көчле һәм саф күңелле кешеләр көне, чөнки алар көн саен үз авырулары, җәмәгатьчелек фикере һәм буйсынмаучан язмышлары белән көрәшәләр! Без барыбыз да аларның ихтыяр көче һәм кыюлыгы алдында баш иябез.

Инвалидлар декадасында уздырыла торган чаралар, беренче чиратта, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына кешеләрнең игътибарын җәлеп итүгә, бу кешеләрнең социаль, сәяси, икътисади һәм мәдәни тормышта катнашу өстенлекләренә, аларның хокукларын һәм абруен яклауга юнәлдерелгән.

Бүгенге көндә безнең илдә мөмкинлекләре чикләнгән 13 миллионнан артык кеше исәпләнә, бу Россия халкының 9%ын тәшкил итә. Соңгы елларда инвалидларның тормыш сыйфатын яхшыртуга да, аларны медицина-социаль яклауга да зур игътибар бирелә. Яр Чаллы территориаль органы белгечләре бу категория гражданнарны калдырмый, ай саен «Изгелек» реабилитация үзәгендә лекцияләр, мөмкинлекләре чикле кешеләргә консультацияләр, очрашулар үткәрә. Кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә еш кына ярдәмгә һәм аерым игътибарга мохтаҗ гражданнарның бу категориясе мөрәҗәгать итә. Кайвакыт белгечләр мондый кулланучыларның мөрәҗәгатьләрен хәл итү өчен өйләренә дә баралар һәм аларның кулланучылар базары өлкәсендәге проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәргә тырышалар.

Декада кысаларында Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Сафина Махизура Миңненбаевна янына килделәр, ул 1 төркем инвалид, ире белән Тукай муниципаль районында яши. Махизура апа берничә тапкыр кулланучы буларак үз хокукларын яклауда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итә. Бүлек белгечләре һәрвакыт проблеманы тиз һәм сыйфатлы чишәргә тырышалар. Мондый очрашулар мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бик мөһим, чөнки тере аралашу – җан өчен дәва.

Белгечләр Махизура апага матур теләкләрен җиткерделәр:

- Көн саен яңа көч һәм илһам телибез, тормыштан рәхәтлек күрегез. Күп кызыксынулар һәм мавыгулар, күңелгә хуш килгән игелекле эшләр телибез. Тирә-юньдәгеләрнең, туганнарның кайгыртуын тоеп яшәгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International