Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре катнашында Әлмәт районы инвалидлар җәмгыятенең уку-җитештерү предприятиесендә гражданнар белән очрашу узды. Әлеге оешма кием, аяк киеме ремонтлау буенча социаль хезмәтләр күрсәтә, шулай ук чәчтараш хезмәтләре күрсәтә.
Инвалидлар җәмгыятьнең башка әгъзалары белән беррәттән социаль, сәяси һәм гражданлык хокукларына ия, шул исәптән Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән иминлеккә, мәгълүматка, кулланучылар белеменә, суд яклавына һ. б. хокукларга ия.
Территориаль орган белгечләре кулланучының товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда ия булган төп хокукларын җентекләп карадылар, кулланучының товарны кайсы очракта кире кайтарырга яки алмаштырырга хокукы барлыгын аңлаттылар, тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарларны кире кайтару һәм алмаштыру вакыты, гарантия сроклары турында сөйләделәр. Кулланучылар хокукларын бозу белән бәйле конкрет ситуацияләрне һәм очракларны карадылар.
Әлмәт территориаль органы белгечләре консультация бирә алуларын, дәгъвалар төзүдә ярдәм итә алуларын, шулай ук судта үз таләпләрен белдермәгән өченче зат буларак мәнфәгатьләрен яклый алуларын аңлаттылар. РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 17 статьясы нигезендә кулланучылар хокукларын бозу белән бәйле дәгъвалар буенча дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының контакт мәгълүматлары белән кулланучылар хокукларын яклауның төрле тематикасына багышланган буклетлар, шулай ук «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышы таратылды.