Мөслим муниципаль районының «Юность» спорт-сәламәтләндерү комплексында Инвалидлар декадасы кысаларында спорт һәм игелек бәйрәме узды. Чара ярышлар рәвешендә узды, анда төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Мөслимдә узган спартакиадада катнашучылар үз көчләрен сынап карадылар, шашка, шахмат, дартс, өстәл теннисы кебек спорт төрләрендә төгәллек һәм җитезлек буенча ярыштылар.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре катнашты.
Көчле рухлы кешеләрнең актив эшчәнлек алып баруы сөендерә. Чарада катнашучыларның барысы да күтәренкелек һәм яхшы кәефтә иде, шулай ук аларга бер-берсе белән аралашу һәм өстәмә файдалы мәгълүмат алу мөмкинлеге тудырылган иде.