Яңа Чишмә интернат-йортында яшәүчеләр өчен укыту чарасы үткәрелде

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен укыту чарасы үткәрде.

Чара барышында халыкның социаль яктан зәгыйфь төркеменә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының һәм «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законның төп нигезләмәләре турында мәгълүмат җиткерелде.

Гражданнарга кулланучының товарларның кимчелекләренә карата таләпләр кую вакыты һәм тиешле сыйфатлы товарны алыштыру тәртибе аңлатылды. Кулланучының шул ук төп куллану үзлекләренә ия булган товарны ремонтлау яки алыштыру чорына түләүсез бирү турындагы таләбе кагылмый торган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарларның яңартылган исемлеге һәм озак вакытлы файдаланудагы товарлар исемлеге җентекләп каралды.

Өйрәнелгән мәсьәләләр буенча бирелгән мәгълүматны ачык итеп күрсәтү өчен басма продукция таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International