«Чаллы шәһәре хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең ял итүчеләр белән чираттагы очрашуы узды. Очрашу Халыкара инвалидлар көненә багышланган иде.
Пансионат ял итү һәм тернәкләндерү өчен Яр Чаллы шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының башка районнарында яшәүчеләрне кабул итте.
Инвалидлар декадасында үткәрелә торган чаралар, беренче чиратта, мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына кешеләрнең игътибарын җәлеп итүгә, һәр инвалидны иҗтимагый тормышка интеграцияләүгә юнәлдерелгән.
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре, үз чиратында, һәр тыңлаучының үзенчәлеген исәпкә алып, аңлаешлы телдә мәгълүмат җиткерергә, РФнең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Законын тормыш мисалларында аңлатырга һәм тыңлаучының һәр соравына җавап бирергә тырышалар. Мондый очрашуларның максаты: һәркемне грамоталы кулланучы булырга өйрәтү, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз хокукларын якларга өйрәтү. Мондый очрашулар мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бик мөһим.
Очрашуда катнашучыларның һәрберсенә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен белешмәлекләр бирелде һәм «кайнар линия» телефоны эше турында хәбәр ителде: 8(8552) 71-43-03.