Балтач районы Шишинер авылында гражданнарны кабул итү булды

2023 елның 8 декабре, җомга

Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Шишинер авылында гражданнарны кабул иттеләр.

Чара барышында инвалидлар белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча әңгәмә уздырылды, кулланучылар өчен белешмәләр таратылды, гади сорауларга җавап бирелде.

Очрашу актив әңгәмә формасында узды, аның барышында товарлар сатып алу һәм хезмәт күрсәтү вакытында барлыкка килгән конкрет ситуацияләрдә кулланучыларның хокуклары аңлатылды, гражданнарның теге яки бу мәсьәләләрен хәл итү буенча киңәшләр бирелде. Үз сатып алуларыңны, бигрәк тә Яңа ел алдыннан, ныклап уйларга, шулай ук мошенникларның хәйләләренә эләкмәс өчен уяу булырга киңәш ителә.

Актлар залында «Татарстан Кулланучылар хәбәрләре» газетасының чираттагы номерлары, кулланучылар өчен буклетлар тәкъдим ителде.

Инвалидлар көненә чаралар мәҗбүри үткәрелергә тиеш, чөнки бу көнне һәркем җәмгыятьнең аны хәтерләвен тоярга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International