Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лениногорскида Халыкара мөмкинлекләре чикле кешеләр көненә багышланган чарада катнашты.
Мәдәният сарае сәхнәсендә җырлар, сәламәтлек, тормыш энергиясе, уңай кәеф һәм билгеләнгән максатларга ирешүгә ныклы омтылышлар яңгырады. Халыкара инвалидлар көне безнең җәмгыятькә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына игътибар итү һәм аларның гадәти булмаган рухи көче, максатчанлыгы, катлаулы шартларда уңышларга ирешү осталыгы белән соклану өчен бик кирәк.
Чакырылучыларга шатлык атмосферасын Татарстан Республикасының атказанган артисты Закир Шахбан, 14 нче коррекция мәктәбе укучылары, шәһәр һәм районның үзешчән сәнгать чыгышлары бүләк итте. Мәдәният сарае фойесында декоратив-кулланма иҗат эшләнмәләре, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр куллары белән башкарылган картиналардан күргәзмә-сату оештырылган иде.
Лениногорск районы белгече социаль яктан зәгыйфь категория гражданнар өчен аңлату эшләре алып барды. Товарлар һәм хезмәтләр сатучылар белән бәхәсләрне хәл итү тәртибе, түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү турында мәгълүмат, шулай ук кулланучыларның төп хокуклары исемлеге тәкъдим ителде.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә Кулланучылар хокукларын яклауның төрле темаларына багышланган мәгълүмати материаллар тапшырылды.