Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алексеевск район мәдәният йортында узган мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен бәйрәм чарасында катнашты.
Аерым балаларга аерым мөнәсәбәт. Бина фойесында балаларны шатлык, тылсым һәм күңел ачу атмосферасына чумарга чакыручы мультик һәм әкият геройлары каршы ала. Теләге булган һәркем төрле мастер-классларда катнаша, үз куллары белән нәрсәдер эшләп карарга тырышты.
Оештыручылар һәм алып баручылар балалар өчен чын бәйрәмне театральләштерелгән спектакль, төсле костюмнар, музыка һәм күңелле конкурслар белән әзерләргә тырышканнар. Чара кысаларында өлкәннәр дә, балалар да бәйрәм кунакларына чын йөрәктән күңел җылысы, мәхәббәт һәм иҗат бүләк иттеләр.
Мондый чараларны ел саен үткәрү җәмгыятькә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең сәламәтлек проблемалары, аларның хокукларын, дәрәҗәсен һәм иминлеген яклау турында искә төшерергә тиеш.
Чара барышында территориаль орган белгече тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.
Моннан тыш, чарада катнашучылар белән 2020 елның 18 мартындагы 56-ФЗ номерлы Федераль закон нормаларын карадылар.