Теләче районы Олы Мишә авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2023 елның 8 декабре, җомга

2023 елның 08 декабрендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Олы Мишә авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.

Кабул итү кысаларында мөрәҗәгать иткән гражданнарга консультация ярдәме күрсәтелде. Халык тиешле сыйфатсыз товар сатып алынган очракта, таләпләр кую, экспертиза үткәрү һәм техник яктан катлаулы товарларны диагностикалау вакыты турында кызыксындырган сорауларын бирде.

Халыкка «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат туплаган товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International