Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районы КФҮ ДБУ филиалында гражданнарны кабул итте.

Чара барышында кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды. Кулланучылар базарындагы бәхәсле хәлләр каралды, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә кагылышлы сорауларга җаваплар бирелде.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм кулланучы өчен файдалы мәгълүмат белән «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International