1 гыйнвардан алкогольгә минималь бәяләрне арттыру күздә тотылмый, дип хәбәр итте Финанс министрлыгында. Мондый карарның ни белән бәйле булуын ведомствода аңлатмадылар.
Элегрәк министрлык 2024 елның гыйнварыннан бер шешә аракының минималь ваклап сату бәясен 0,5 литрга 6,5 процентка - 299 сумга (быел 281 сумнан), брендины - 7,5 процентка, 403 сумга (хәзер 375 сум), коньякны - шулай ук 7,5 процентка, 0,5 литрга 556 сумга (517 сумнан) кадәр күтәрергә тәкъдим итте.
Коньяк, бренди, аракы һәм ликерлы аракы продуктларына минималь бәяләрне индексацияләү инфляция дәрәҗәсе, спирт күләме 9 проценттан артык булган алкогольгә акциз ставкаларының артуы (1 литр сусыз этил спирты өчен 613 сумнан 643 сумга кадәр), шулай ук алкоголь продукциясен җитештерүгә чыгымнарның артуы белән бәйле, дип аңлаттылар Финанс министрлыгында. Ведомство шулай ук доллар курсының үсешен дә исәпкә алган, бу продукциянең үзкыйммәте үсешенә, шулай ук логистик хезмәтләр бәясенең 2022 ел белән чагыштырганда 15% ка үсүенә йогынты ясаган.
Көчле алкогольгә минималь ваклап сату бәясен арттыру турындагы карар 2024 елның 1 маена күчерелде, ди алкоголь продукциясе җитештерүчеләр берлеге президенты Игорь Косарев.
"Җитештерүчеләр катлаулы хәлдә - акцизлар 1 гыйнвардан 5 процентка арту гына түгел, бер ел эчендә җитештерүнең үзкыйммәте дә 7 процентка артты. Шуңа күрә алкогольле продукцияне гамәлдәге минималь ваклап сату бәясе буенча чыгару бик проблемалы булачак", - диде ул.