2023 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Әтнә районы Кошелевский авыл җирлеге бинасында гражданнарны кабул итте.
Авыл халкына кабул итү турында тиешле белдерүләр аша алдан ук хәбәр ителде һәм алар билгеләнгән вакытта кызыксындырган сораулары белән территориаль орган хезмәткәренә мөрәҗәгать иттеләр.
Кабул итү барышында сәүдә өлкәсенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр килде. Барлык сорауларга да гражданнар гамәлдәге закон нигезендә җаваплар алдылар.
Чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.