Республика олимпиадасы призерларын һәм аларның укытучыларын бүләкләү турында

2023 елның 22 декабре, җомга

Республикада ел саен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы уза. Олимпиада нәтиҗәләре тәрбия эше буенча муниципаль берәмлекләр эшчәнлеге нәтиҗәлелеге рейтингына кертелгән. Быел олимпиадада Чистай территориаль органы карамагындагы районнардан 755 укучы катнашты.

2023 елгы олимпиада нәтиҗәләре буенча Алексеевск районы Куркуль гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Полина Косова олимпиада призеры булды һәм 3 дәрәҗә диплом, медаль, кубок һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.

Нурлат районыннан ике катнашучы –Нурлат шәһәренең 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе 8А сыйныфы укучысы Александр Тафеев һәм Нурлат муниципаль районының Урта Камышлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Диана Гаврилова, шулай ук Чистай районының  Иске Ромашка урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Илгина Сатдарова номинацияләрдә призерлар булдылар. Алар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифен үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Татарстан Республикасы мәгариф министры Илсур Һадиуллин исеменнән укучыларны олимпиадага әзерләгән укытучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International