Кулланучылар хокукларын яклау — кулланучы (шәхси, гаилә, өй һәм эшкуарлык эшчәнлеге белән бәйле булмаган башка ихтыяҗлар өчен товар яки хезмәт сатып алучы физик зат) һәм эшкуарлык эшчәнлеге субъекты — җитештерүче, башкаручы, сатучы арасында барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән дәүләт һәм иҗтимагый хәрәкәтләр тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексы хокук бозулар һәм аларны яклау механизмы, кулланучылар хокукларын бозу өчен җаваплылык. Безнең һәрберебез иртәме-соңмы үз хокуклары һәм бурычлары булган кулланучыга әверелә.
Олимпиада кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру, уку йортлары укучыларының товарлар, эшләр һәм хезмәтләр куллану базары мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнүгә мотивациясен арттыру, норматив хокукый актларны куллану буенча белем һәм күнекмәләрне үстерү, шулай ук әлеге өлкәдә укучыларның иҗади потенциалын ачуда ярдәм итү, кулланучылар буларак үз хокукларын яклауга кызыксынуны арттыру һәм актив гражданлык позициясен булдыру максатларында үткәрелә.
«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына Олимпиада безнең республикада инде унберенче ел үткәрелә. 2023 елгы Олимпиада призерлары арасында Казан шәһәре Совет районының «Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге 121 нче лицей» МАОУ укучылары «Кулланучылар законнары тарихын өйрәнү буенча уңышлары өчен» номинациясендә призер булды.
Тантаналы рәвештә грамота һәм кыйммәтле бүләкләр 9 «а» сыйныф укучысы Сәидә Сөләймановага тапшырылды.
Бүләкләүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы бүлеге башлыгы Марина Егорова үткәрде, ул тантаналы шартларда призерга бүләк тапшырды.
Сәидә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренә тест үткәргәндә дә, практик биремне үтәгәндә дә кулланучылар белеменең югары дәрәҗәсен күрсәтте.
Укучыларның нәтиҗәләре укытучыларның да казанышы икәнен һәрвакыт истә тотарга кирәк. Олимпиаданы үткәрүдә актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның Рәхмәт хаты белән Казан шәһәре Совет районы «Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге 121 нче лицей» МАОУ мәктәбе директоры Валентина Афонская һәм «Кулланучылар законнары тарихын өйрәнү буенча уңышлары өчен» Илсөяр Хәбибуллина - тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы бүләкләнде.