Түбән Камада Кулланучылар хокуклары мәсьәләләре буенча республика Олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Олимпиада республика мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында хокукый белемне арттыру, аларның белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен формалаштыру максатларында уздырыла.
Түбән Камадан олимпиаданың 3нче турында 4 укучы катнашты: «27нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 11нче сыйныф укучысы Регина Сабирова, 36нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Роман Широков, 35нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Ян Фазлыев «Куллану грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә казанышлары өчен» номинациясендә җиңүче булдылар. Олимпиада җиңүчеләренең барысына да грамоталар һәм призлар тапшырылды. Кыюлыгыгыз һәм батырлыгыгыз, җиңүгә теләгегез, уңышка ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәбез!
Хөрмәтле педагог-укытучыларга: Гурьянова С.А., Старостина Е. Е., Афиногентова А. А. Рәхмәт хатлары тапшырылды. Хокукый агарту чараларында катнашкан өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез, Яңа ел алдыннан теләкләрегезнең үтәлүен һәм уңышлар телибез!