Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәргән кулланучылар хокукларын яклау буенча еллык олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова үткәрде.
Олимпиада барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә яхшы белемнәрне Казан шәһәре Совет районының «С.Х. Заһидуллина исемендәге 159 нчы Лицей» МББУ 10Б сыйныф укучысы Юлиана Казанская күрсәтте. «Кулланучылар законнары тарихын өйрәнү буенча уңышлары өчен» номинациясендә җиңгән өчен аңа грамота һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Укучыларның уңышлары педагогик коллективның да казанышы. Татарстан Республикасында кулланучылар мәгариф системасын үстерүгә керткән өлеше өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Елена Ештокинага Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү»максатчан программасының координаторы булып тора. Программаның өстенлекле юнәлешләренең берсе - кулланучылар белемен арттыру буенча эшчәнлек алып бару, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча Олимпиада үткәрү. Олимпиада безнең республикада инде унберенче ел үткәрелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 159 нчы лицей укучылары ел саен Олимпиадада актив катнашалар, призерлар гына түгел, ә абсолют җиңүчеләр дә булалар.