«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда дөрес кулланучылар тәртибенең хокукый белемнәрен һәм практик күнекмәләрен формалаштыру кысаларында ел саен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы үткәрелә. Олимпиада гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында оештырыла һәм берничә этапта үткәрелә.
Олимпиада барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә яхшы белемнәрне Казан шәһәре Совет районының 169нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Самира Алтынбаева һәм Азалия Ибраһимова күрсәттеләр. «Кулланучылар тарихын өйрәнүдә казанышлары өчен» номинациясендә җиңгән өчен аларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры исеменнән грамоталар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Укучыларның уңышлары мәктәпнең педагогик коллективының да казанышы. Татарстан Республикасында кулланучылар мәгариф системасын үстерүгә керткән өлеше өчен тарих укытучысы Светлана Тарасовага Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.