Арча территориаль органы хезмәткәрләре республика Олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

Бу көннәрдә Арча, Балтач, Кукмара һәм Теләче районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына Олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Быел алар территориаль орган буенча барлыгы унөч кеше.

Олимпиада безнең республикада инде унберенче ел үткәрелә. Олимпиада кысаларында алынган кулланучылар белемнәре аларга хезмәтләр һәм товарларның күптөрлелегендә ориентлашырга, грамоталы кулланучылар сайлавын ясарга өйрәнергә һәм кулланучылар хокуклары бозылган очракта эш итә белергә ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров тантаналы рәвештә  призерларга һәм аларның остазларына грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

I дәрәҗә дипломга ТР Теләче муниципаль районы Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Исламия Минһаҗева лаек булды;

Төрле номинацияләрдә түбәндәге укучылар призерлар булдылар:

- Чулпан Сәгъдиева, ТР Теләче муниципаль районы Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;

- Айзилә Сабирҗанова, ТР Теләче муниципаль районы Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;

- Камилла Абдрахманова, Арча муниципаль районының 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;

- Рамазан Хәйруллин, ТР Балтач муниципаль районы Кечеелга урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;

- Никита Филиппов, ТР Балтач муниципаль районы Кечеелга урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;

- Инзилә Нуриева, МБОУ урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;

- Алия Бариева, ТР Кукмара муниципаль районы Кукмара шәһәренең Ч. Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиясе укучысы;

- Данил Иосифов, ТР Арча муниципаль районының Утар Аты төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;

- Илмир Сафин, ТР Арча муниципаль районының Утар Аты төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;

- Нәфисә Хәйруллина, ТР Теләче муниципаль районы Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы;

- Динә Хәбибуллина, ТР Балтач муниципаль районы Салаус күп профильле лицее укучысы;

- Талия Кәлимуллина, ТР Балтач муниципаль районы Салавыч күп профильле лицее укучысы.

Аларның остазлары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин имзасы белән «Татарстан Республикасы Кулланучылар мәгариф системасын үстерүгә керткән өлеше өчен» рәхмәт хатлары, истәлекле һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International