Күңелле мизгелләр

2023 елның 29 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Елена Сазонова Тәтеш муниципаль районының «Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрде һәм кулланучылар хокукларын яклау темасына үткәрелгән Олимпиаданың өченче турына узган укучыны котлады. Аңа Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе логотибы белән истәлекле бүләк тапшырды. Укучыны әзерләгән укытучыга «Татарстан Республикасында кулланучылар мәгариф системасын үстерүгә керткән өлеше өчен» рәхмәт хаты тапшырылды.

Аннары Татарстан Республикасында «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» максатчан программасы гамәлдә булуын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге программаның координаторы итеп билгеләнүен сөйләде. Программаның өстенлекле юнәлешләренең берсе - кулланучылар белемен арттыру буенча эшчәнлек, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча Олимпиада үткәрү. Кулланучылар хокукларын яклау буенча Олимпиада ел саен 8-11 сыйныф укучылары өчен үткәрелә һәм алар  алган белемнәре хезмәтләр һәм товарларның күптөрлелеген аңларга, кулланучылар сайлавын дөрес ясарга өйрәнергә һәм кулланучылар хокуклары бозылган очракта эш итә белергә ярдәм итәчәк.

Класс сәгате тәмамлангач, укучылар һәм укытучылар төрле телләрдә бастырылган кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International