Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның якынлашып килүче Яңа Ел белән котлавы

2023 елның 29 декабре, җомга

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар! Сезне якынлашып килүче Яңа 2024 ел белән котлыйм! Узган ел безнең коллектив өчен җиңел булмады. Шуңа да карамастан, безнең белгечләр куелган максатларга тулысынча ирештеләр.

Мин сезнең казанышларыгыз белән горурланам һәм хезмәтегез өчен рәхмәтлемен. Киләсе ел безгә үсеш өчен яңа мөмкинлекләргә ирешергә мөмкинлек бирсен.

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бщхетее, тыныч көннәр телим!

Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International